Әгерҗедә янгын вакытында пенсионер хатынның гомере өзелгән

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Узган атнада Әгерҗе районында ике янгын булган. Шуларның берсендә кеше гомере өзелгән.

10 апрельдә Пеләмештә шәхси хуҗалыкта чыккан янгында Исәнбай янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килгәндә гараж көлгә әйләнгән булган. Йорт һәм башка каралты-кураларга ут телләре күчми.

Якшәмбе, 14 апрельдә, төнге уникенче яртыда Әгерҗедә Лесопильная урамы 4а йортында да янгын чыга. Бу турыда янгын сүндерү частена хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада ут телләрен сүндерәләр. Башка фатирларга зыян килми. Ә менә фатир хуҗабикәсе – 70 яшьлек пенсионерны коткарып кала алмыйлар. Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразалана. Сәбәпләр ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International