Кырындылылар юл читләрен тәртипкә китерделәр

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Кырындының авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты, башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективлары санитар чистарту икеайлыгына кушылдылар.

Алар Көчек авылыннан алып Кичкетаңга кадәр юл читләреннән чүп җыйдылар.

  • Узган атнада да бик күп чүп җыйган идек. Бу атнада да хәйран гына эш башкарылды. Авыл эчләрендәге чүпләрне дә җыйдык. Бу эш дәвамлы булачак, – ди Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров.
  • Чүпләмәгән җирдә генә чисталык була, диләр. Юлчылар да, авыл кешеләре дә чүпләрен теләсә кая ташламасыннар иде, – диләр авыл активистлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International