Шаршады авылы китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

19 апрель көнне Шаршады авылы китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Китапханәче катнашучыларга китап укуга булышлык итүче киң масштаблы "Китапханә төне" акциясе турында мәгълүмат җиткерде. Акция «Яулыклы-чиста күңелем” исеме астында үтте. Шигърият сөюче , яулыклы чибәр ханымнар үзләренең иң яраткан шигырьләрен музыка астында сәнгатьле итеп укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, туган төбәгебез Әгерҗегә багышлап язылган китапларны бик кызыксынып карадылар.Авылыбыз клубында эшләп килүче “Яшь хуҗабикәләр” түгәрәгенең  кул эшләре белән таныштылар.Әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. “Китапханә төне” үзенчәлекле, истә калырлык булып үтте.

 

Фотогалерея http://agryz.tatarstan.ru/rus/sharshadinskoe-sp-prisoedinilos-k-aktsii-biblionoc.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International