Туксан яшьлек ветеран мәдәни чараларда актив катнаша, җиләк җыярга ярата

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Иж-Бубыйда яшәүче Әминә Касыймова 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Иж-Бубыйда туып-үскән кыз унике яшеннән колхозда төрле эшләр башкарган. Казанда пешекчеләр әзерли торган уку йортын тәмамлагач, эшен тиз һәм җиренә башкара торган кызны башкалада калырга кыстасалар да, туган ягына әйләнеп кайткан. Балезино егете Шәйхулла белән гаилә корганда да туган җирне һәм әнисен ташлап китмәячәген белдергән.

19 яшендә ул авылларындагы санаторийга эшкә килгән. Шунда 41 ел тәмле ашлар пешереп күпме рәхмәтләр ишеткән ул. Лаеклы ялга чыккач та алты ел эшләгән әле биредә. Хезмәт кенәгәсендә дә шул бер язу гына. Ә менә Рәхмәт белдерүләр бик күп. Арада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бирелгәне дә бар. Исеме районның Хезмәт даны кенәгәсенә кертелгән ветеранның.

Тормыш иптәше Шәйхулла белән 40 елга якын гомер кичереп, үзләре кебек тырыш, итагатьле кыз һәм ул үстергәннәр.

Балалары, оныклары, туган-тумачалары, кода-кодачалары, күршеләре белән кырыктан артык кеше җыелып зурлап бәйрәм иттеләр Әминә апаның гомер бәйрәмен. Олуг юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага, Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһаповка да зурлаулары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде юбиляр. 

Иж-Бубыйның Ак әбисе биш вакыт намазын калдырмый. Хәзер дә актив тормыш алып баручы авылның иң хөрмәтле өлкән кешесе яныннан кеше өзелми. Үзе дә Мәдәният йортында үтүче чараларга йөри әле ул. Җәен җир җиләге җыярга ярата. Җиләкне яшьләрдән калышмыйча тиз җыя дип шакката туганнары.

  • Яшь чакта ачлык-хәерчелекне күрдек. Хәзерге тормышыбыз бик рәхәт. Һәрдаим җитәкчеләребезнең дә игътибарын тоеп яшим. Социаль хезмәткәр Луиза Газизова да бик әйбәт. Барча кешеләргә дә бары тик изге теләкләр генә теләп яшим, – дип шөкер кылып яши тыл ветераны.

Саубуллашканда барлык изге теләкләрен мөнәҗәт итеп тә башкарып озатып калды Иж-Бубыйның Ак әбисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International