Шаршады авылында «Карга боткасы» бәйрәме

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Халкыбызның күркәм бәйрәм-йолалары онытыла бара, диләр. Нишләтәсең, дөресе шул. Татар телле булсак та, балабызны беребезнең дә алдына алып, татар халкының мәкаль-әйтемнәрен өйрәтеп, милли бәйрәмнәребез хакында сөйләп утырганы юктыр.

Ә менә  Шаршады авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан  халкыбызның күркәм бәйрәм-йолаларын онытырга «ирек куймыйлар». Бүген биредә узган «Карга боткасы» бәйрәме шуның бер дәлиледер. Һәр нәрсәне бөтен ваклыкларына кадәр уйлап  чын гаилә бәйрәме кебек уздырдырылды  быелгы “Карга боткасы“.

Рәхәтләнеп уеннар уйнадык, биедек, тәмле боткадан авыз иттек, шаулап кайнап торган самовар чәе белән сыйландык. Бәйрәм хатирәсе күңелләрдә әле бик озак сакланыр.

 

Фотогалерея http://agryz.tatarstan.ru/rus/sharshadi-avilinda-karga-botkasi-byrme-30042019.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International