Кадыбаш авыл китапханәсендә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан “Балаларга сугыш турында укыйбыз“ акциясе узды.
Китапханәче Фәридә Каюмова 1-4 сыйныф укучыларына Н.Гашиковның “Күңелдән китмиләр батырлар“ китабыннан өзек укыды.
Укучылар үзләре дә сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, сугыш чоры җырларын тыңладылар.