Кырынды китапханәсендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз“ акциясе узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Кырынды авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз“ акциясенә кушылды.

Китапханәче Фәридә Артемьева мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч чара уздырды. “Балаларга сугыш турында“ исемле презентация белән таныштырды. “Китап хәтерендә сугыш мизгелләре“ күргәзмәсе турында сөйләгәндә катнашучыларның кызыксынуы тагын да артты.

А.Гайдарның "Сказки о военной тайне, о Мальчише-Кибальчише и о его твердом слове" әсәреннән өзекне дә кызыксынып тыңладылар. Малайлар-кызлар сугыш темасына рәсемнәр ясадылар, мультфильм карадылар.

Балалар өчен А. Митяевның "Землянка", Г.Галиевның "Үкенеч", А.Сурковның "Зоя" һәм А. Твардовскиный "Рассказ танкиста" әсәрләре дә укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International