Нарат авылында узган митингта тыл ветераннарына бүләкләр тапшырылды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

8 май көнне Нарат авылында 9 Май бәйрәменә багышланган митинг узды.

Митингны Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов ачты һәм авыл халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Аннан мәктәп укучылары, авыл үзешчәннәре матур чыгышлары белән сөендерделәр. Тыл ветераннары дәһшәтле сугыш елларындагы авырлыклар турында сөйләделәр. Үсеп килүче буынга рәхәт мул тормыш, тынычлык, иман-тәүфикъ теләделәр. Яу кырында һәлак булган, сугыштан кайткач вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәр тыл ветеранына бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International