“Радуга талантов” балалар иҗаты йортында гаҗәп матур язгы концерт булды. Аны өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Вәлиәхмәтова җитәкчелегендәге вокал түгәрәгенә йөргән кызлар һәм малайлар тәкъдим итте.
Ләйсән Фәнисовна биредә өч түгәрәк алып бара. “Расцвет” төркемендә 7 яшьтән 17 яшькәчә 26 бала җырлау осталыкларын арттыра. Ә “Соловушка”да 5-6 яшьлек ундүрт бала сәхнәгә беренче адымнарын ясый.
Валерия Филимонованың әбисе Любовь Владимировна да Ләйсәннең балаларны чиксез яратып эшләве турында сөйләде.
Балалар иҗаты йорты җитәкчесе Валентина Федорова, Ләйсән Фәнисовнаның күңел җылысын биреп эшләве турында сөйләп, аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Аннан укытучы өстәмә гомумбелем бирү программасы буенча шөгыльләнгән, концерт барышында ата-аналары алдында уңышлы “имтихан тапшырган” балаларга “Эстрада вокалы” буенча белем алу таныклыклары тапшырды.
Бу – вокал буенча балалар иҗаты йортындагы беренче чыгарылыш. Ә Ләйсән Вәлиәхмәтова өчен саубуллашу чарасы да булды. Тиздән УдГУда магистратура тәмамлаучы педагог эшләр өчен һәрчак илһам биреп торган балалар белән рәхмәт әйтеп саубуллашты.