Диңгезче Әгерҗе егетенә өлкән матрос званиесе бирелде

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Узган елның көзендә хәрби хезмәткә алынган Әгерҗе егете Илназ Закиров Северодвинскида диңгез флотында хезмәт итә.

Хәрби әзерлектә ирешкән уңышлары, үрнәк хәрби дисциплинасы өчен аңа шушы көннәрдә  часть командиры исеменнән Мактау грамотасы тапшырганнар. Илназга шулай ук өлкән матрос званиесе бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International