“Наз“ приютына волонтерлар килде

2019 елның 24 мае, җомга

Красный бордагы “Наз” приютына волонтёрлар килде.

Чаллы шәһәреннән “Тургай” һәм “Кырлай” гаилә клубы тәрбиячеләре приют хезмәткәрләре белән берлектә балаларга мастер-класс уздырдылар. Пыяла тәлинкәләргә бик матур итеп рәсемнәр төшереп буядылар, агачтан кисеп бизәкләп ясалган брошкаларны да төрле төстәге буяуларга мандылар. “Балалар белән бергә эшләү, алар белән дуслашу, аралашу, күңелләрен күрү, күтәрү һәм аларга кирәкле әйберләр ясарга өйрәтү – безнең төп максат”, – диделәр Чаллы кунаклары.

Приютта тәрбияләнүче ун бала үз куллары белән бик матур брошкалар ясап, киемнәренә тагып та куйдылар. Ә сигезе тәлинкәләргә төрле буяулар белән берсеннән-берсе матур чәчәк рәсемнәре ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International