Кичкетаң мәктәбендә – Соңгы кыңгырау бәйрәме

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Әгерҗе районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте.

Быел 11 сыйныфны 92 егет-кыз, 9нчыны 315 укучы тәмамлый.

Кичкетаң мәктәбендә ун тугызынчы сыйныф, өч унберенче сыйныф укучысы өчен дә мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр чыңлады. Укучыларны истәлекле көннәре белән мәктәп коллективы, ата-аналар котлады. Район башлыгы Валерий Макаровның котлавын финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин укып җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International