Исәнбайда Сабан туена бүләк җыйдылар

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Бу атнада авылларда һәм район үзәге Әгерҗедә милли бәйрәмебез Сабан туе гөрләячәк.

Борын-борынгыдан калган матур традиция буенча бу көннәрдә авылларда һәм шәһәрдә Сабан туена бүләк җыялар.

Бу көннәрдә Исәнбайда да мәдәният хезмәткәрләре бүләк җыю оештырдылар. Сөлгеләр бәйләнгән колганы тоткан яшүсмерләр, бала-чагалар, мәдәният хезмәткәрләре Өлфәт Тукманов гармунда уйнаган дәртле көйләргә җырлап, урам буйлап уздылар. Уңган хуҗабикәләр аларга бүләкләр тапшырдылар, бергәләп җырлап-биеп күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International