Кадыбаш авылы китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен Россия көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде.
Балаларга презентация аша Россия тарихына күзәтү ясалды. Ә аннан соң балалар ике командага бүленеп ярыштылар: Россия тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, рус шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, туган илебезгә багышланган рәсем ясадылар. Соңыннан китапханәче Фәридә Каюмова китапларга күзәтү ясады һәм "Клады и сокровища Руси" китабыннан өзекләрне кычкырып уку оештырылды.
Балалар бу очрашудан үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.