Салагыш мәктәбенә лагерьга йөрүчеләр авылның тарихи урыннарына сәяхәт кылдылар

2019 елның 14 июне, җомга

Салагыш мәктәбе каршында эшләүче “Ал җилкәннәр“ лагерена 15 бала йөри.

Укытучылар  Флүрә Нуриева, Диләрә Гафурова, Индира Миндибаева, Фәридә Кузина, Раилә Тимофеева балалар өчен бик матур чаралар уздыралар икән. Ялның бер көнен алар Салагыш авылының истәлекле, тарихи урыннарына сәяхәткә багышлаганнар. Авылның Упкын күл, Аккошлар күле, Рәфыйк күпере дигән урыннарына барып, аларның ни өчен шулай аталганын белгәннәр. Биредә алар өчен ярышлар оештырылган. Балалар чәчәк бәйләмнәре җыйганнар.

Күңелле сәяхәттән кайткач пешекчеләр Ләйсән Гарифуллина һәм Гөлзирә Закирова балаларны кайнар,тәмле ашлар белән сыйлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International