Татарстанда “Ефәк юлы” халыкара ралли катнашучыларын каршы алачаклар

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Иркутскига старт урынына бару юлында раллиның маршруты республика территориясе аша 27-28 июньдә узачак.

Татарстан Республикасы “Ефәк юлы” халыкара ралли катнашучыларын кабул итәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Төп чаралар икенче тапкыр рәттән Бөгелмәдә узачак. Ул эстафетаны Чабаксар шәһәреннән кабул итеп алачак. 27 июньдә катнашучылар өчен бивуак, мәдәни программа оештырылачак һәм шәһәр урамнарыннан катнашучылар парады узачак.

Бөгелмәдә мәдәни программа 16:00 сәгатьтә башланып, 21:00 сәгатьтә Техника йорты (Муса Җәлил урамы, 31) янындагы мәйданда төгәлләнәчәк. Бәйрәм кунаклары өчен концерт һәм махсус фотозона булачак. Анда танылган ралли экипажлары белән истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булачак.

Колонна 28 июньдә иртән Чиләбе өлкәсенә китәчәк.

2019 елда “Ефәк юлы” тугызынчы ралли-марафоны маршруты яңа урыннардан узачак. Катнашучыларны 10 этап һәм Көнчыгыш Себердә, Россиянең тайга урманнарында, Монголиянең дала юлларында, Кытай тигезлекләрендә һәм Гоби чүле комлыкларында тизйөрешле урыннар көтә. Ралли 16 июльдә Дуньхуанда (Кытай) – биек дюналар шәһәре янында финишка киләчәк.

Раллиның гомуми озынлыгы 5 мең чакрым, аны 10 көндә узачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International