Касай авылында яшәүче Шәрәфиев Минһаҗ Шәрәфиевич шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны юбилее белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов Илфат Гали улы котладылар.
Кунаклар ветеранга нык сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм мәхәббәтен теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.