Корбан бәйрәме уңаеннан Әгерҗедә дини чаралар узды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Корбан бәйрәме уңаеннан Әгерҗедә һәм авылларда күп кенә дини чаралар үткәрелде.

Әгерҗе район Мәдәният сараенда узган чара мәдрәсәгә йөрүче балалар тарафыннан бик тирән эчтәлекле “Безнең Корбан бәйрәмебез” темасына мини-спектакль сәхнәләштерелде. Бәйрәмнең икенче өлеше район Мәдәният сарае фойесында дәвам итте. Биредә балалар өчен күңелле уеннар оештырылды. Шунда ук корбан итеннән тәмле пылау белән туклану һәм кайнар чәй эчү дә оештырылган иде.

Шушы ук көнне “Нур” мәчетендә икенде намазыннан соң корбан ашы үткәрелде. Мул табын артында 150ләп мөселман корбан итеннән пешерелгән шулпа һәм пылау белән сыйланып, корбан ите чалучыларга рәхмәт әйтеп дога кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International