Муниципаль район Советының утырышы

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында муниципаль район Советының XXXIX утырышы узды.

Утырышны муниципаль район Башлыгы В.В. Макаров ачты һәм үткәрде. Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм карарлар кабул иттеләр:

  1. Әгерҗе муниципаль районының 2019 елның беренче яртыеллыгы өчен бюджет үтәлеше йомгаклары турында.
  2. 2019 елның беренче яртыеллыгында Әгерҗе муниципаль районы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше турында.
  3. Әгерҗе муниципаль район Советының 2018 елның 20 августында расланган 29-2 санлы карары нигезендә Әгерҗе муниципаль районында муниципаль хезмәтләр турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турында.
  4. Әгерҗе муниципаль район Советының 2018 елның 23 мартында расланган 26-1 санлы карары нигезендә Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты төзелешенә үзгәрешләр кертү турында.
  5. Әгерҗе муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт үткәрүдә кичектергесез ихтыяҗ туганда җирле бюджет акчалары исәбеннән кире кайтару һәм (яисә) кире кайтарылмый торган нигездә өстәмә ярдәм күрсәтү очраклары исемлегенә һәм Тәртибенә үзгәрешләр кертү турында.
  6. Әгерҗе муниципаль район Советының “2019 елга һәм 2020, 2021 елларга Әгерҗе муниципаль районы бюджеты турындагы“ 2018 елның 13 декабрендәге 32-1 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
  7. 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның план чорына физик затлар керемнәренә салымнан Әгерҗе муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International