Гадәти бүләк әйбәтрәкме, әллә бүләк сертификатымы?

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Бүләк сайлаганда, гадәттә нәрсә бүләк итәргә: конвертка акча салып бирергәме, әллә инде берәр нәрсә алыргамы, дип баш катырырга туры килә. Соңгы вакытларда әлеге мәсьәләне хәл кылуның җайлы гына юлы – бүләк сертификаты пәйда булды. Якыннарыбыз, туган-тумачаларыбыз, дус-ишләребезнең туган көне якынлашканда, бүләк турында бигрәк тә нык уйлана башлыйбыз. Чыннан да, күп вакыт һәм көчне ала торган мәшәкать бу. Шул ук вакытта тәгаен генә теге яки бу бүләкне сайлап алу – бик катлаулы эш, чөнки һәркемнең – үз зәвыгы, үз теләге. Бәйрәмгә инде санаулы гына көннәр калып бара, ә бүләк мәсьәләсе әле һаман ачык... Нәрсә бүләк итәргә: нәфис ювелир әйбереме, хушбуй, заманча гаджетмы? Әллә инде акча гына бирергәме? Ә бүләк сертификаты ничек булыр икән, дигәнрәк уйлар һәркайсыбызга бик таныш.

Билгеле бер күләмдә акча бүләк ителгәндә, бүләк турында уйлап торырга вакыты булмаган яки уйлап торасы килмәгән, дигәнрәк тәэсир туарга һәм шул сәбәпле бүләк бирүче дә, алучы да уңайсыз хәлдә калырга мөмкин. Икенче яктан караганда, бүләкнең киштәдә тузан җыеп ятудан гайре бернинди файдасы да булмаска мөмкин бит әле. Менә шуңа күрә сертификат иң кулай бүләккә әйләнеп бара да инде. Ни өчен аңа өстенлек бирелә һәм ул кайсы ягы белән уңайлы?

Бүләк сертификаты бигрәк тә вакыты тар булган кешеләрне артык мәшәкатьтән коткара: аны өйдән чыкмыйча, интернет аша гына да сатып алырга була. Шул ук вакытта “пәрәвез челтәре”ндә бик күп төрле товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим ителә бит. Биредә төрле кафеларга, бар һәм рестораннар, матурлык салоннары, шулай ук күңел ачу һәм курсларга сертификат юнәтергә була. Үзенә ошаган кафе яки матурлык салонына сертификат бүләк иткәндә, якыныгыз, әлбәттә инде, аннан бик тә канәгать калачак. Күңеленә сары май булып ятардай көтелмәгән бүләккә әйләнәчәк ул. Тагын шунысы бар: аны шәхсән үз кулың белән тапшырасың килмәсә, смс ярдәмендә яки курьер аша да иясенә ирештерергәмөмкин. Универсаль бүләк сертификаты – бигрәк тә уңайлы. Бүләк алган кеше аны ресторангамы, кибет яки спорт клубынамы тотарга икәнен үзе хәл итә.

Бүләк сертификатлары карап торышка ук матур, затлы: бизәлеше, савыты белән үзенә җәлеп итеп тора. Кыскасы, котлау откырткасы белән бүләк сертификаты теләсә кайсы бәйрәм-тантана өчен менә дигән бүләккә әйләнә ала.

Тик, кызганычка, бүләк сертификаты алучылар еш кына үзләренең хокукларын белеп җиткерми. Шуны истә тотып, бу җәһәттән иң еш бирелә торган сорауларга җавапларны тәкъдим итмәкчебез.

“Сертификатны кибеткә кире кайтарып һәм аның өчен түләнгән акчаны алып буламы?”

Кызганычка, сертификатны акчага алыштырып булмый. Бүләк сертификаты оешманың сертификат хуҗасына сертификат номиналына туры килгән суммага товар бирү бурычын раслаган документ булып тора. Сертификатны сатып алучы кеше товар өчен алдан түләп куя. Аны кабул итеп алгач, предприятие сертификат хуҗасына товар бирү, хезмәт күрсәтү бурычын үз өстенә ала. РФ Гражданлык кодексының 454 статьясында болай дип күрсәтелгән: “сату-алу килешүе буенча бер як (сатучы) әйберне (товар) икенче якка (сатып алучы) милеккә тапшыруга, а сатып алучы бу товарны кабул итеп, аңа билгеле бер күләмдә акча (бәясен) түләргә тиеш”.

“Сайлап алынган бүләкнең бәясе сертификатта күздә тотылганнан зуррак булса, нишләргә?”

Бик гади генә: сертификат хуҗасы товар яки хезмәт күрсәтү бәясендәге аерманы түли.

Өстенлекләреннән тыш, бүләк сертификатларыннан файдалануның кимчелекле яклары да бар. Түбәндәгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Беренче чиратта – сертификатның гамәлдә булу вакытына. Сертификат сроксыз яки сроклы булырга мөмкин. Аннан кайсы датага кадәр файдаланып буласын белешмичә калмагыз. Вакыты чыкса, сертификатка товар алып булмый – “яначак”. Сертификаттан файдалануга карата таләпләр һәм чикләүләрне дә белеп торырга кирәк. Мәсәлән, бериш фирмалар бөтен суммадан берьюлы файдалануны таләп итә (юкса сертификатта калган акча “яначак”). Бу очракта алар Россия законына таянып эш итә. Аның нигезендә бүләк сертификаты кебек документлар үзләренең номиналь бәясе нигезендә бер тапкыр гына сатып алынырга һәм учетка кертелергә мөмкин. Ә кайбер фирмалар бүләк сертификатында күдә тотылган акчага берничә тапкыр, әмма билгеле бер вакыт аралыгында, товар алу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International