Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә, әмма без киңәш бирдек. 1 сентябрь бөтен республика буенча Белем бәйрәме булырга тиеш, дип саныйбыз. Һәм иң мөһиме - ата-аналарга, балаларга, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү. Бу уку елына яхшы заряд булыр иде», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.
Әгерҗе районында Белем көне кайчан булачак: 1 сентябрьдәме, 2сендәме? Бу хакта соңрак хәбәр итәрбез.
Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды