Сырганакның яфрагы да файдалы

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Кипкән сырганак яфракларын гиперто­ниядән, эчәклекләр белән проблемалар булганда, салкын тигәндә чәй кебек кайнатып эчәләр.

Буыннар авыртканнан да файдалы ул: 1 аш кашыгы ваклап туралган кипкән сырганак яфрагына бер стакан су салып, 10 минут кайнатырга һәм көненә ике тапкыр яртышар стакан эчәргә.

Тире авырулары вакытында сырганак яфраклары салып, ванна керәләр.
Сырганак яфрагы чәе стоматит, холестерин югары булганда да кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования