Татарстанда 2019 елгы вакцинация: прививкалар һәм аларның составы турында 7 факт

14 август 2019 ел., чәршәмбе

Прививкалар организм өчен куркынычсызмы? Баш тартучылар ничек барлыкка килә? Прививка ясату чыннан да мәҗбүриме? Бу турыда “Татар-информ”га Республика балалар клиник хастаханәсенең иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

1 факт. Вакцина составы балалар өчен куркыныч түгел

Табиблар әйтүенчә, теләсә кайсы вакцина ике өлештән тора: антиген үзе (яки организмда саклагыч антитәнчекләр эшләп чыгаручы вирус яки бактерия өлеше) һәм консервантлар. Шушы консервантлар ярдәмендә вакцина микроблар белән зарарланмый һәм озак вакыт бозылмыйча саклана.

“Вакцина составын сникерс шоколады белән чагыштырып карарга була. Анда нәрсәләр кергәнен, никадәр “Е”лар булганын карагыз. Һәм бала ашаган сникерслар күләме белән аңа ясалган вакцина күләмен бөтенләй чагыштырып булмый. Бу хакта беркем дә уйлап карамый”, - дип сөйли Дмитрий Лопушов.

Мәсәлән, вакцина составына тиомерсал – терекөмеш кушылмасы керә. Ул антисептик һәм гөмбәчеккә каршы чара буларак кулланыла.

“Бу матдә вакцина препаратлары бактериаль пычраклар белән зарарланмасын өчен кушыла. Бу кушылма организмда ике компонентка таркала. Алар организмда тупланмый, чыгып бетә, шуңа күрә терекөмеш җыела дип әйтеп булмый. Һәм градусниктагы терекөмеш белән вакцинадагысын чагыштыру һич тә дөрес түгел. Мәсәлән, хлор – агу, натрий да чиста килеш агу. Ә аларның кушылмасы, ягъни натрий хлориды – организм өчен кирәк булган гадәти тоз”, - дип аңлатты белгеч.

“Кайбер чирләр күптән юк инде, шуңа прививка ясатмыйм дип әйтәләр. Табиблар куркыта гына, диләр. Ә менә уйлап карагыз, авыру ни өчен юк? Прививкалар ясаткан өчен. Һәм иң мөһиме: чирләр беркая да юкка чыкмый, тирә-якта алар бар. Халыкның саклану дәрәҗәсе минимумга кадәр төшү белән алар кабат халыкны зарарлый башлый. Мәсәлән, шул ук столбняк та беркая да юкка чыкмады, ул тирә-якта гел “яши”. Димәк, әгәр дә столбнякка каршы прививка ясатучылар билгеле бер дәрәҗәгә кадәр кими икән, инфекция зәгыйфь урынны таба һәм кабат баш калкыта. Кызамык белән дә шундый ук хәл. Прививка ясаткан халык кимеде һәм кызамык очраклары артты. Турыдан-туры математик бәйлелек”, - диде белгеч.

3 факт. Прививка ясатканнан соң температура күтәрелү – табигый реакция

Табиблар әйтүенчә, прививкага реакция төрле була ала. Шул исәптән тән температурасы да күтәрелергә мөмкин.

“Бу вакцинадан соңгы нормаль процесслар һәм алар ике-өч көндә бетә. Әле бездә тагын ничек булырга мөмкин? Балага прививка ясыйлар, ә аңа кадәр ул урамда уйнаганда туңган була. Һәм әлбәттә икенче көнне балага томау төшә, ә әнисе вакцина аркасында дип уйлый. Тизрәк бөтен әйбергә дә прививка гаепле. Гәрчә балада вакцинациягә кадәр булган авыру көчәеп ятарга мөмкин”, - диде Дмитрий Лопухов.

4 факт. Биш яшькә кадәр балалар чиргә аеруча бирешүчән була

“Кечкенә балаларның әти-әниләре еш кына: “Без прививка ясатмыйбыз, ике-өч-дүрт-биш яшькә кадәр көтеп торабыз әле”, - диләр. Янәдән ата-аналарның ялгышуы белән очрашабыз. Бала биш яшькә кадәр авыруларга аеруча да бирешүчән була. Ә прививка ясатмаган очракта бала бөтенләй биш яшькә кадәр яши дә алмаска мөмкин", - диде Республиканың иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе.

5 факт. Бары тик сәламәт балаларга гына прививка ясатырга ярый

Табиблар әйтүенчә, теләсә кайсы вакцинага карата искәрмәләр бар һәм ата-аналарны алар белән таныштыралар.

“Төп искәрмәләр – хроник авыруларның кискенләшүе, кискен авырулар һәм тавык йомыркасы сарысына аллергия. Мәсәлән, БЦЖ прививкасын авырлыгы 2 кг булган балаларга ясамыйлар. Ә бары тик тиешле авырлыкны җыйганнан соң гына ясыйлар. АКДСга искәрмә – нерв системасы зарарлануның көчәя баруы. Кабатлап әйтәм – көчәя бара торган авыру булганда! Ягъни гел яңа симптомнар барлыкка килеп тора һәм сабыйның тормыш сыйфаты начарлана. Калган очракларда медицина тикшерүеннән соң һәм табиб рөхсәте белән вакцина ясарга ярый”, - диде Дмитрий Лопушов.

 

Шулай ук температурасы күтәрелгән һәм аз гына булса да ОРВИ симптомнары булганда балага прививка ясатырга ярамый.

6 факт. Тәҗрибәле табиб белән әңгәмәдән соң “баш тартучылар” прививкага ризалаша

Табиблар китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Татарстанда профилактик прививкалардан баш тарткан 10 мең чамасы кеше теркәлгән.

“Бу барлык прививкалардан да ун мең кеше баш тартты дигән сүз түгел. Бу баш тартулар саны. Кемдер мәсәлән гепатиттан гына баш тартты, кемдер дифтериядән, ә кайберәүләре берничә прививкадан баш тартты”, - диде Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече.

Элек прививкаларга катгый каршы булган 500 кешене табиблар кире күндерә алган.

“Баш тартучыларда дөрес булмаган мәгълүмат бар һәм ул интернетта квалификациясе булмаган кадрлар тарафыннан таратыла. Социаль челтәрләрдә мондый мәгълүмат еш була. Безнең гражданнар шуны укый да, ялган тәэсирләргә бирелә, табибларга мөрәҗәгать итми. Ә соңыннан без баш тартучылар белән эшли башлыйбыз. Аңлатабыз, хастаханәгә чакырабыз, алар үзләренең алданганын аңлый һәм ниһаять хастаханәгә килеп прививкалар ясата башлый”, - диде Дмитрий Лопушов.

7 факт. Прививка авырудан 100 процент сакламый, әмма аны тәгаен җиңеләйтә

Табиблар әйтүенчә, бер генә вакцина да кешене вирус яки инфекциядән йөз процент саклый алмый. Әмма, табиблар әйтүенчә, прививка ясатылган бала авыруны җиңелрәк һәм өзлегүләрсез кичерәчәк.

“Әлбәттә, ата-аналарның баш тартуы күп вакциналар буенча теркәлә. Ләкин карагыз. Хәзер календарьдә пневмококк инфекциясенә каршы прививка бар һәм балага ике ай вакытта ясала. Пневмония белән авыру очраклары күп булса да, әти-әниләр аннан баш тарта. Мондый ата-аналарны аңлау авыр, чөнки алар үзләренең баш тартуы белән балаларының пневмония белән авыру ихтималы булуга ризалаша. Ә нәтиҗәдә бала өзлегергә мөмкин, антибиотиклар белән дәваларга туры киләчәк. Әле мин бала чирләгәч ата-аналарның газаплануы турында әйтеп тә тормыйм инде”, - диде Дмитрий Лопушов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования