15 август көнне Миннерахманова Мәүгидә Миннерахман кызына 90 яшь тулды

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яңа Аккүз авылында яшәүче Миннерахманова Мәүгидә Миннерахман кызына 90 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән котларга Әгерҗе муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Закирова Резидә Әмир кызы һәм Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гимазова Эльза Хатыйф кызы килде.

Кунаклар юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын теләделәр, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның, Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы В. В. Макаровның котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International