Владимир Путин: Казан безнең кунакларга ошагандыр дип ышанам

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

"Искиткеч, куәтле энергия белән үсеш ала торган шәһәр", - дип бәяләде Илбашы.

Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Казан-Арена" стадионында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ябу тантанасында шулай дип белдерде.

"Ачык онытылмаслык тамаша булды бу. Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Искиткеч, куәтле энергия белән үсеш ала торган, бай тарихлы һәм яшь шәһәр. Биредә гадел, намуслы көрәш, 60 тан артык ил вәкилләре, тамашачылар һәм канашучылар өчен дустанә аралашу өчен барлык шартлар тудырылган", - диде Путин.

"Рәхмәт Татарстанга, рәхмәт Казанга!" - дип төгәлләде Илбашы чыгышын.

Путин чемпионат җиңүчеләре, призерларын тәбрикләде. "Рәхмәт барлык катнашучыларга, сез искиткеч техника һәм осталык күрсәттегез", - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International