Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: җитештерүгә тотылган барлык чыгымнарны исәпкә алсак, халыктан сатып алына торган сөтнең бәясе түбән төшәргә тиеш түгел

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Республика халкыннан  сатып  алына  торган  сөткә бәяләр  мониторингы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    контролендә  тора.    

Август ае    рейтингы  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  күрсәткечләр  Татарстанның Чистай    (20,71 сум), Буа  (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач  (20,29 сум) районнарында. Аларда  халыктан  сатып  алына  торган  сөткә  бәяләр  республика  буенча    уртача бәягә   (18,06 сум) караганда югарырак.  

Шулай  ук  түбәндәге  районнарда  да  республика  буенча  уртача  бәягә караганда  югарырак, болар:  Татарстанның  Әлки (19,75 сум), Спас  (19,39 сум), Нурлат  (19,20 сум), Яңа  Чишмә (19 сум), Кукмара (19 сум), Аксубай (19 сум), Биектау  (19 сум),  Питрәч  (18,98 сум), Мамадыш  (18,75 сум), Бөгелмә  (18,66 сум), Теләче (18,5 сум), Саба (18,46 сум), Чирмешән (18,4 сум), Тәтеш  (18,38 сум), Арча (18,37 сум), Азнакай (18,37 сум) һәм  Актаныш (18,2 сум) районнары.

Калган  төбәкләрдә  халыктан  сөт түбәнрәк  бәяләрдән алына.   Аеруча   Зәй (14 сум), Баулы (15,25 сум) һәм Тукай  (16 сум) районнарына  игътибарны  арттырырга  кирәк, аларда  сөт  иң  түбән  бәяләрдән  алына.  

Бүген  базар  икътисады  шартларында  авыл  хуҗалыгы  продукциясенә  бәяләр  базар  конъюнктурасыннан  чыгып һәм ихтыяҗны,  тәкъдимнәрне исәпкә  алып билгеләнә,  ә  гамәлдәге  законнарда  сатып  алу  бәяләрен  дәүләт  көйләве  каралмый.  

Халыкка ярдәм  итү  максатларында  Министрлык   тарафыннан  ел  саен  шәхси  ярдәмче хуҗалык  тотучыларга  сыерлар,  кәҗәләр һәм  кәҗә  бәтиләре  асрауга     чыгымнар өлешен кайтару  буенча  дәүләт  ярдәме  күрсәтелә.  

«Сөт  җитештерүгә  чыгымнарны  исәпкә алсак,   югарыда  аталган  районнарда   бәяләрнең  шундый  түбән  булуына  һич тә  юл  куярга  ярамый,  алай  булганда,  халыкның  терлек  асраудан  гайрәте  чигәчәк бит, шул  ук  вакытта  эш  тәэмин  ителү  проблемасы  да  кисенләшәчәк», - дип  сөйләде  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов.

Министр  урынбасары  сөт  сатып алу бәяләре  республика буенча  уртача  бәядән  түбәнрәк  булган  районнарда  бу  вәзгыятьне  төзәтү  буенча  ашыгыч  чаралар  күрергә    һәм Буа белән Балтач  районнары  тәҗрибәсенә  игътибар  итәргә  кушты, аларда  район  хакимиятләре  дәрәҗәсендә  күрелгән  чаралар  нәтиҗәсендә  бәяләр  20  сум  күләмендә тора. Шулай  ук  Азнакай  районының “Бәрәкәт” кооперативы  тәҗрибәсе  дә  кызыклы,    анда  да  халыктан  сатып  алына торган  сөт  бәясе  бер  литрга  20  сумнан  ким  түгел.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International