Сайлау участогына килә алмасам

3 сентябрь 2019 ел., сишәмбе

Сайлау участогына килә алмасам

2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Шул уңайдан территориаль сайлау комиссиясенә сайлаучылардан сораулар килә.

  • Әгәр мин 8 сентябрь көнне башка шәһәрдә булу сәбәпле үз сайлау участогына килә алмасам, ничек тавыш бирергә була?
  • Моның өчен 4 сентябрьгә кадәр булу урыны буенча тавыш бирү турында гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны теләсә кайсы территориаль, участок сайлау комиссиясе, күпфункцияле үзәк, шулай ук Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бирергә була.
  • Гаризаны 4 сентябрьгә кадәр тапшырырга өлгермәсәң, әмма 8 сентябрь көнне яшәү урыны буенча була алмавың төгәл билгеле булса, нишләргә?
  • 5 сентябрьдән алып 7 сентябрьгә (14 сәгатькә) кадәр булу урыны буенча тавыш бирүгә кагылышлы гаризаны яшәү урыны буенча участок сайлау комиссиясенә тапшыра аласыз.

Сайлау комиссияләре гаризаларны эш көннәрендә 8-19 сәгатьтләрдә (12-13 сәгатләрдә – төшке аш), ял көннәрендә 8-13 сәгатьләрдә кабул итәләр.

Белешмәләр өчен телефоннар: 22955, 21561, 22705.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования