Кадыбашның уңган-булган ханымнары ямьле табигать коячагында җәйне озату бәйрәме уздырдылар.
Учакта тәмле ризыклар әзерләп, өйләреннән алып килгән тәм-томнар белән сыйланганнан соң, алар татарча биеп, җырлап күңел ачканнар. Авыл апалары үзләре үстергән чәчәкләр, яшелчәләрне үстерү серләре белән дә уртаклашканнар.