Мәдәният хезмәткәрләре балаларны игелекле эшләргә тарттылар

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Әгерҗедәге Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мәрхәмәтле атна“ акциясе кысаларында мәктәп укучылары белән төрле файдалы чаралар уздырдылар.

“Гади генә бүләк“ акциясендә балалар, төсле кәгазьләрдән чәчәкләр ясап, аларны бер-берсенә бүләк иттеләр.

“Әкиятләрдә яхшылык һәм явызлык“ акциясе барышында әкиятләргә анализ ясадылар, викториналарда катнаштылар.

“Теләкләргә бай агач“ акциясендә малайлар-кызлар, теләкләрен язып, тылсымлы агачка элделәр.

  • Балалар чараларда бик теләп катнаштылар. Без аларның теләкләре чынга ашуын телибез, – диде клуб мөдире Дилә Шәйхетдинова.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International