Исәнбай Мәдәният йорты мөдире Татарстанда игълан ителгән “Мәрхәмәтле атна“ акциясе барышында игелекле чаралар оештырды.
Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән туган як темасына рәсемнәр ясау акциясе уздырды. Сәламәтлеге чикле авылдашы Әнисә Яхина янына да барды ул. Социаль хезмәткәр Ләрисә Закирова белән шәңгә пешереп, Әнисә апаны тәмле чәй белән сыйлап кайттылар.