Кичкетаңлылар, бердәм булып, Изге чишмә тирәсен чистарттылар

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Кичкетаң авылы уртасыннан агучы Изге чишмә буенда зур өмә булды.

Авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, авыл имамы Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин, авыл активистлары, республикада игълан ителгән “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы“ акциясенә кушылып, чишмә буен тәртипкә китерделәр. Үләннәрне тырмаладылар, чүп-чарларны түктеләр. Күмәк эштән соң, самавырда кайнаган чәй эчеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International