Моңа кадәр ул Буа районы башлыгы вазифасын башкара иде.
Бүген Игенчеләр сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручыны билгеләделәр. Әлеге вазифа элеккеге Буа районы башлыгы Марат Җәббаров йөкләнде. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Марат Әхмәтов Дәүләт Советына депутат итеп сайланды һәм министрлык вазифасыннан китте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җәббаров билгеләнде.
Аны халыкка Республика хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин тәкъдим итте.
Марат Җәббаров моңа кадәр Буа районы башлыгы вазифасын башкара иде. Хәзер аның вазифаларында вакытлыча Буа Башкарма комитет җитәкчесе Ранис Камартдинов калды.