10 нчы октябрьдә Девәтернә авыл җирлеге «Татарча диктант яз» акциясенә кушылды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

10 нчы октябрьдә Девәтернә авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, укытучылар, фельдшерлар, укучылар, пенсионерлар – барлыгы 35 кеше бөтен дөнья күләмендә уздырыла торган   «Татарча диктант яз» акциясенә кушылды. Диктант язучыларның иң өлкәне  – 72, иң яше – 14 яшьтә иде. Әлеге акциядә катнашучылар “Мин кулыма китап алам” темасына диктант яздылар, инде традициягә әйләнгән бу  акциядә киләсе елларда да катнашырбыз дигән теләктә калдылар, кайберләре исә “әллә авыл күләмендә  ешрак уздырыйк микән?” дигән фикер дә белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International