Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзара салым программасына багышланган җыеннар уза.
Моңа кадәр үзара салым җыюга ризалык белдерү, халыктан җыелачак акча күләме авылларда референдумнар үткәрү бәрабәренә тормышка ашырылып килде. Соңгы елларда бу юнәлештә үзгәрешләр бар. Үзара салым җыюга фикерләрен референдум аша белдерү мөмкинлеге республика күләмендә халык саны күп булган җирлекләрдә генә сакланып калды. Шул рәвешле, безнең районда бары Әгерҗе шәһәрендә генә референдум узачак. Ә калган 21 авыл җирлегенә керүче 55 авылда халык үзара салым җыюга мөнәсәбәтен авыл җыеннарында белдерә. Алар җирлекләрдә 10 декабрьгә кадәр узачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, үзара салым программасына кагылышлы мондый җыеннар уздыру тәҗрибәсе безнең районда бар иде инде. 2018 елда Салагыш, Иске Эсләк, Кичкетаң авыл җирлекләренә керүче тугыз авылда җыеннар узып, халык үз фикерен белдерде.
Ә шушы көннәрдә җыеннар Күләгәш, Кадыбаш, Девятерня, Шаршады, Бима, Исәнбай җирлекләрендә үтте.
Соңыннан үзара салым күләмен билгеләп, халыкның ризалыгын белдек. Безнең җирлектә салым күләме 300 сум итеп билгеләнде.
Күләгәш җирлегендә беренче төркем инвалидлар, армия хезмәтендә булучылар, көндезге бүлектә укучылар үзара салым түләүдән азат ителәләр, – диде авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев.
Искәрмә: үзара салым күләмен дә, аннан нинди категория гражданнар азат ителәчәген дә һәр авыл җирлеге үзе билгели.