Без мәктәптә укыганда хезмәт дәресләрен аеруча көтеп ала идек. Итәк-күлмәк тегү дисеңме, башмаклар бәйләүме яки кызлар белән бердәм булып торт пешереп караумы...
Без – кызлар дәресләрдә оста куллы хуҗабикә булырга әзерләнсәк, малайлар кулларына балта-чүкеч тотып агачтан могҗизалар тудырдылар... Ә аннан соң барыбыз бергә җыелышып чәй эчү мизгелләре матур хатирә булып әле дә күңелдә саклана.
Хәзер хезмәт дәресләре технология дип аталып йөртелсә дә, җисеме шул ук калды. Кызлар да, егетләр дә бер карашка гади генә тоелган, әмма тормышта бик тә кирәкле булган һөнәрләргә башлангыч алып чыгалар мәктәптән. Киләчәген тегүче, пешекче һөнәре белән бәйләүчеләр дә очрый.
КАБИНЕТ БАЕТЫЛГАН
Технология дәресләре Кичкетаң мәктәбендә аеруча җанлы һәм кызыклы үтә. Чөнки биредә укучыларга шөгыльләнү өчен бар шартлар тудырылган. 2012 елда мәктәптә республика программасы буенча капиталь ремонт уздырылгач, мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина ярдәме белән 193 мең сумлык малайлар өчен һәм 101 мең сумлык кызлар өчен технология кабинетларына ия булганнар. Хәзер биредә алты тегү һәм биш читли торган машина бар. Малайлар шөгыльләнә торган кабинет агач эшкәртә һәм тимерләргә “җан өрә“ торган станоклар белән баетылган.
КӨН САЕН ШӨГЫЛЬЛӘНӘЛӘР
Кызлар шөгыльләнә торган кабинетка аяк атлауга үзеңне матурлык дөньясына эләккән кебек хис итәсең. Декупаж техникасын кулланып салфеткалардан бизнес-леди өчен ясалган тартмачык, акча янчыгы, кәгазьдән аккошлар, шырпыларга җепне урап эшләнгән шкатулка, төрле әйберләрдән чәчәк вазалары, кораб һәм башкалар күз явын алырлык матур. Болар – төрле сыйныф укучылары тудырган могҗизалар.
Алай гына да түгел, кызлар биредә милли костюмнар, баш киемнәре дә, урындыклар өчен мендәрләр дә тегәләр, башмак-бияләйләр дә бәйлиләр икән. Диварларга эленгән төрле темаларга багышлап ясалган панно, аппликацияләр дә бик матур.
Дөрес, 45 минутлык дәрестә генә боларның барысына да өлгерү мөмкин дә булмас иде. Кызлар “Минем хыял“ түгәрәгенә дә бик теләп йөриләр, дәрестән соң да калып шөгыльләнәләр икән. Әнә, без барган көнне дә аларның үзләренә итәк, күлмәк, йокы күлмәге, урындыкка мендәр теккән чакларына туры килдек. Алар арасында бер малай да бар. Булат Нурмөхәммәтов үзенә җәйгә җиңел күлмәк тегә икән.
Тәнзилә ханым кызларның аш-су осталыгы турында да сөйләде. Башлангыч сыйныфларда салатлар, аннан төчегә коймак, беленнәр, 7-8 сыйныфларда ачы камырга төрле пироглар пешерәләр. Нәкъ без укыган вакыттагы кебек, “соңыннан малайлар белән бергә җыелышып чәй эчү – иң күңеллесе“, диләр кызлар.
СТАНОКЛАР ДА ҖЫРЛАП ТОРА
Заман алга киткән саен, малайлар шөгыльләнә торган технология кабинетындагы кораллар да камилләшә бара. Биредә хәзер балта-чүкечләрне сирәк кулга алалар. Чөнки барлык җиһазлар заманча. Педагоглар алар белән эш итәргә өйрәтү, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен аңлатуда зур көч һәм тырышлык куялар. Малайлар да укытучы Инсаф Галиев алып бара торган түгәрәкләрне көтеп алуларын яшермәделәр.
Малайлар ясаган сыерчык ояларына инде яраткан кошларыбыз урнашып өлгергән. Безнең якларда кышлаучы кошларга җимлекләр дә ясаган булганнар. Әниләренә дә уллары эшләгән такта, уклау, тукмак кебек кухня кирәк-яраклары бик ярап куйган.
Кем белә, бәлки киләчәктә Кичкетаң укучылары да, һөнәри осталык буенча узучы “WorldSkills“ чемпионатында катнашып, районыбыз данын якларлар...