2019 ел Россия тарихында иң җылы ел булырга мөмкин, дип саныйлар

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиядә быелгы октябрь җәйге айлар һәм сентябрь айларыннан соң тарихта иң җылысы булды. Хәзер 2019 ел метеокүзәтүләр тарихында иң эссе ел булырга мөмкин. Бу хакта ТАССка якшәмбе көнне Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

"Россия Гидрометеорология үзәге элегрәк, 2019 елның җәе Җирнең Төньяк ярымшарында даими күзәтүләр тарихында, ягъни 1891 елдан бирле, иң эссе җәй булган дип исәпләгән иде. Сентябрь ае да шундый ук нәтиҗә күрсәтте. Бүген, соңгы исәпләүләр буенча, октябрь дә күзәтүләр тарихында иң җылы ай булды.

Хәзер 2019 ел тарихта иң җылы ел булырмы икәнлеге ноябрь һәм декабрьгә бәйле", - дип хәбәр итте ул. Вильфанд әйткәнчә, 2019 ел әлегә 2016 елдан калышып, "икенче рангта". Ул вакытта Тын океанның экватор өлешендә барлыкка килә торган су температурасының Эль-Ниньо - циклик күтәрелеше эффекты күзәтелгән. Бу нәтиҗә климатка зур йогынты ясый.

Метеоролог быел Эль-Ниньо күзәтелмәгәнлектән, яңа рекорд "бар, тик шикләр дә зур", диде. "Хәзер үзенчәлекле ярыш бара", - дип өстәде Вильфанд. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International