2019 нчы елның 4 нче ноябрендә Әгерҗе районы Нарат авылында яшәүче Гөдәйдуллиннар гаиләсендә зур бәйрәм – гаилә коруларына 65 ел тулды! Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Ф.М. әлеге тантаналы көндә Зөфәр абый-Нәҗибә апага истәлек бүләге, Әгерҗе районы Башлыгы Макаров В.В.ның Рәхмәт хатын тапшырып, ихтирамга лаек бу гаиләгә иминлек, балаларының-якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, тигез яшәүләрен теләде.