Кадыбаш Мәдәният йортында “Җылылык көтә җирдә һәр кеше“ исемле кичә узды

2019 елның 6 декабре, җомга

Кадыбаш Мәдәният йорты мөдире Алсу Сибатова һәм китапханәче Фәридә Каюмова Инвалидлар декадасы кысаларында язмыш тарафыннан кыерсытылган авылдашларын аз булса да куандыру, тормышларына ямь өстәү максатыннан аларны “Җылылык көтә җирдә һәр кеше“ исемле кичәгә дәштеләр.

Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов көчле рухлы авылдашларына имин тормыш, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен теләде. Әлеге җирлектә барлыгы 58 физик мөмкинлеге чикле кеше гомер кичерә икән.

Мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре чыгышларыннан соң, нәни укучылар да өлкән авылдашларына җыр-биюләр бүләк иттеләр. Зәмирә Гафарова, Рамил Абдуллин, Шамил Каюмов, Илзирә Шәйхетдинованың биюләре көчле алкышларга күмелде.

 Каләм остасы Фаягөл Әхмәтшина үзе язган шигырьне укып кичәгә килүчеләрнең күңел кылларын тибрәтте.

Бәйрәм чәй табыны артында бик матур дәвам итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International