Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Россиянең башка субъектларыннан 6 меңнән артык вәкил Татарстанны үз эшчәнлеге төбәге итеп сайлады.

Татарстанда үзмәшгульләр сыйфатында 60 меңнән артык кеше теркәлгән. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген 54 мең 554 татарстанлы, шулай ук башка төбәкләрдән булган 6 меңнән артык чит шәһәр кешесе үзмәшгуль итеп теркәлгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Үзмәшгульләрдән салым керемнәре 88,6 млн сумга якын тәшкил иткән. Шул ук вакытта теркәлгән кешеләрнең гомуми саныннан 80 проценты элегрәк рәсми рәвештә эшләмәгән һәм салым түләмәгән.

Үзмәшгульләр саны буенча лидерлар бишлегендә Казан (16 мең), Чаллы (8 мең), Түбән Кама (2,9 мең), Әлмәт (2,7 мең) һәм Яшел Үзән (2,1 мең) районнары тора.

Татарстан быел гыйнвар аенда яңа салым режимы кертелгән дүрт пилот төбәкнең берсе булды. Ел ахырына кадәр үзмәшгульләр сыйфатында 60 меңнән дә ким булмаган кешене теркәү планлаштырылган булган. Тулаем алганда, бүген Россиядә 314 меңнән артык үзмәшгуль бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International