Иске Эсләк һәм Үтәгәндә кардан әкият геройлары ясаганнар

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иске Эсләк Мәдәният йорты янында Кыш бабай, Кар кызы Күсе белән бергәләп кунакларны каршы ала.

Авыл җирлеге Советы урнашкан бина янында исә сыр тоткан Күсе Дуңгыз белән саубуллаша. Иң спорт яратучы Кыш бабайлар нәкъ менә Иске Эсләктә икән. Балалар бакчасы хезмәткәрләре йога белән шөгыльләнүче, чаңгыда шуучы һәм оста үрмәләүче Кыш балайларны бик килештереп ясаганнар.

Үтәгән клубына килүчеләрне иң элек “эшләпәсен кыңгыр салган” шаян Күсе каршы ала.

Бирегә дә, балалар бакчасында да Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр белән килгән. Балалар бакчасына да “Чуар тавык” әкияте геройларын кунакка чакырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International