"Форпост" үзәге активистлары "Безнең Республика тарихы" акциясе үткәрделәр

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан үзенең оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Бу безнең республика өчен дә, аның күпмилләтле халкы өчен дә истәлекле вакыйга. Мондый даталарда узган елга йомгак ясап, киләчәккә планнар кору кабул ителде. Дәүләтчелекнең 100 еллыгы эчендә Татарстан халкы гаять зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл узды.

Үз республикаңның тарихын белү, агымдагы вакыйгаларны тикшерә белү өчен, яшәгән җәмгыятьне яхшырак аңларга һәм киләчәктә мөмкин булган үзгәрешләрне күрергә кирәк.14 гыйнвар көнне "Форпост" үзәге активистлары «Безнең Республика тарихы»акциясе үткәрделәр. Балалар шәһәр халкына мәгълүмати буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International