Шаршады авылы китапханәсендә "Сатмас егет илен алтын, көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын" дип исемләнгән сөйләшү уздырылды

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шаршады авылы китапханәсендә 3 нче сыйныф укучылары катнашында язучы, драматург Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел булу уңаеннан "Сатмас егет илен алтын, көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын" дип исемләнгән сөйләшү уздырылды. Укучылар язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштылар.Язучының шигырьләрен укыдылар. Нәкый Исәнбәтнең иҗатына багышланган презентация курсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International