Татарстан Республикасының барлык районнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен тантаналы рәвештә урнаштыру узачак

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

ТАССР төзелүнең йөз еллыгына Старт 19 декабрьдә бирелә.

Казан Кремле өстендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен тантаналы рәвештә урнаштыру булды.  Флагны күтәрүдә ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

» Безнең республиканың йөзьеллыгы флагын нәкъ менә Казан Кремлендә күтәрүебез символик мәгънәгә ия", — дип белдерде Сәфәров.

Флагны тантаналы күтәрү Татарстан Республикасы Дәүләт гимны астында узды. Ак төстәге Флагта, ул республиканың уй-ниятләренең һәм казанышларының чисталыгын символлаштыра, ТАССРның 100 еллыгы логотибы урнашкан. Алтын кайма-төбәк казанышларының дәлиле, дип сөйләде Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итәчәк. Флагны тантаналы рәвештә урнаштыру республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узачак. Инде бүген үк ул ТР Хөкүмәте бинасы янында күтәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International