Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы утырышы

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында муниципаль район Советының чираттагы кырык дүртенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Валерий Владимирович Макаров ачты һәм алып барды.

Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр:

1.Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенең 2019 елгы оператив - хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.
2.2019 елда Әгерҗе муниципаль районының җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше хакында.
3.Әгерҗе муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
4.Әгерҗе муниципаль районында муниципаль вазыйфалар биләүне дәгъвалаучы гражданнарның керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук Әгерҗе муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
5.Тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә Әгерҗе муниципаль районы муниципаль хезмәткәренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
Утырышны Бүләкләү тантанасы тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International