Тирсәдә ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмәләр белән таныштырдылар

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Тирсә Мәдәният йортына халык җыенына килүчеләрне фойеда бай эчтәлекле күргәзмә ясаган мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре каршы алдылар.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәдә пластинкадан ясалган сәгатьләр, бер гасырлык юбилейны чагылдырган пироглар, милләтләр дуслыгын тасвирлаган курчаклар, Тирсә авылы тарихы, хезмәт кешеләре турындагы альбомнар – барысы да бар иде. “Үсеш ноктасы“ проекты кысаларында мәктәптә эшләп килүче түгәрәк әгъзаларының кызыклы эшләнмәләре белән дә танышырга була иде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эшләр, экспонатлар да авыл халкында һәм кунакларда зур кызыксыну уятты. 

Район башлыгы Валерий Макаров бай күргәзмә эшенә югары бәя бирде һәм авыл җирлеге башлыгы Рафил Закировка, коллективларга тирән рәхмәтен җиткерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International