Әгерҗе районы пенсионерлары шахмат һәм шашка буенча турнирда 3 нче урынны яуладылар

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Зона ярышларында Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск муниципаль районнары пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча Х Республика темпо турнирының беренче этабы җиңүчеләре булган дүрт команда катнашты.

11 февральдә Алабуга шәһәренең "Бердәм РОССИЯ" спорткомплексында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган Х Республика темпо турнирының икенче этабы узды. Турнир «Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге эгидасы астында үткәрелде.

Безнең районны составында дүрт спортчыдан торган команда тәкъдим итте:

шашка буенча Николай Ефимов һәм Людмила Ефимова (Кызыл Бор авылы).

шахмат буенча Әсаф Әпсәләмов (Әгерҗе шәһәре) һәм Люция Хәсәнова (Аккүз авылы))

Шашка буенча турнирда безнең спортчылар 1 нче урыннарны алдылар.

Гомуми зачетта Әгерҗе районы командасы өченче урынны алды.

Тур тәмамлангач, җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Ә иң мөһиме-катнашучылар бик канәгать калдылар,чөнки бу чара озак елларга истә калачак.

Әгерҗе муниципаль районында пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе Әгерҗе районы хакимиятенә, администрация башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовка әлеге турнирда катнашканнары һәм сәфәрләрен оештырганнары өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International