Яшүсмерләр клубы райондашларны “Җиңүне якынайтучылар“ проектында актив катнашырга чакыра

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Райондашлар җибәргән сугыш һәм тыл ветераннарының фотолары баннерда урын алачак.

Әгерҗедәге “Ровесник“ яшүсмерләр клубы Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Җиңүне якынайтучылар“ проектына старт бирде.

Аның максаты – сугыш һәм тыл ветераннарының фотосурәтләрен җыю, әлеге чор белән бәйле истәлекләрне барлау.

Әлеге мөһим чарада сезнең дә актив катнашуыгыз сорала, райондашлар. Моның өчен дәһшәтле фронт юлын узган батырларның, тылда хезмәт куйган якташларның сугыш һәм хәзерге чордагы фотосурәтләре кирәк. Әти-әниләрегез, туганнарыгыз, якыннарыгызның фотоларын 17 февральдән 10 апрельгә кадәр Әгерҗе, К.Маркс урамы, 7а йортында урнашкан Яшүсмерләр клубына китерә аласыз. Аларның күчермәсе генә алына, төп нөсхәсе кире кайтарыла. Фотоларны шулай ук afonra@mail.ru электрон почтасына да юлларга мөмкин.

Сездән килгән фотолардан 9 Май – Җиңү бәйрәменә баннер эшләнәчәк. Яшүсмерләр клубы волонтерлары әлеге баннерны Җиңү парадында Мәңгелек ут янына урнаштырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International