Алдагы шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.

«Мондый карар коронавирус инфекциясе таралуын булдырмый калу максатында кабул ителде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә аеруча өлкәнрәк яшьтәге шәһәр кешеләре йөри, ә менә алар әлеге авыруга күбрәк бирешүчән. Әлбәттә, ярминкәләр һәрвакыт ачык һавада үтә һәм вирусның таралу ихтималы да зур түгел, әмма без гражданнар сәламәтлеге өчен әз булса да куркыныч тудыра торган чаралар уздыруны рөхсәт итә алмыйбыз. Моннан тыш, 21 мартта “Казан” агропаркында узган ярминкәдән күренгәнчә, продуктлар сатып алуга карата ыгы-зыгы булмады. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясе җитәрлек. Мөмкин булуга, ярминкәләр кабат уздырыла башлаячак», – дип аңлатты бу карарны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Шуны искәртәбез, Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында” 25.03.2020 №206 Указын үтәү йөзеннән 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәрге көннәр эш көннәре булмаган көннәр дип билгеләнде, Татарстанлыларга өйдән чыкмаска, үзләрен һәм якыннарын яклау буенча тәкъдим ителгән чараларны үтәргә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International