ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Әгерҗе районында танылган шәхес, хезмәт юлының күп өлешен финанс-бюджет палатасында эшләүгә багышлаган Энгель Мәгъсүм улы Мусин 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны юбилее белән финанс-бюджет палатасы рәисе Альфред Бадахшин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов котладылар.  

Яңа ел бәйрәмнәрендә Әгерҗедә яшәүче Кәүсәрия апа Нуриева 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов килгән иде. Кәүсәрия апа тумышы белән Нарат авылыннан. 

Бу көннәрдә Әгерҗе районы авыллары Мәдәният йортларында  татар эстрадасының иң яшь, иң талантлы җырчыларыннан тупланган Яңа ел концертлары гөрләде. Илсөя Бәдретдинова,Гөлсирин Абдуллина, Эльвира Хамматова, Азат Абитов, Рәнис Габбазов һәм биючелэр тамашачыларга иң матур чыгышларын бүләк иттеләр. Концертны Илназ Миңнеханов алып барды.

Исәнбай мәдәният йортында яшь көрәшчеләргә шөгыльләнү өчен зал булдырылган иде. Мәдәният йортына ремонт  ясалганда биредә дә төзекләндерү эшләре башкарылган. Зал зурайтылган, душ, бәдрәф ясалган. Хәзер көрәшчеләр төрле тренажерларда да рәхәтләнеп шөгыльләнә ала.

 

Киләсе елга дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре:

30 март – Рәгаиб кичәсе (сөекле Пәйгамбәребез с.г.с.нең әтисе белән әнисе никахлашкан көн)

Исәнбай халкы 2017 елны республика программасы буенча төзекләндерелгән Мәдәният йортында каршы алды.

Кырындыда шушы авылда туып-үскән, “Чапаев” исемендәге колхозда гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, 1985 елдан Иж-Бубыйда “Ялкын” хуҗалыгын җитәкләгән, шушы ук авылда авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, гомере буе авыл дип янып-күеп йөргән Расим Закиров истәлегенә Сәламәтлек көне узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International