ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

   20 гыйнвар көнне Кодаш авыл җирлегендә авыл җирлеге башлыгының 2016 ел өчен отчеты булып узды. Җыелышта район Башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат Тимер улы, азык- төлек идарәсе җитәкчесе Гатауллин Дилюс Гаскәр улыкатнаштылар. Район җитәкчеләре авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирделәр.

 

Ике көн дәвамында  район Мәдәният сараенда “Созвездие–Йолдызлык“  республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы узды.

Быел “Ел тәрбиячесе“ бәйгесендә районыбызның алты тәрбиячесе осталыкта сыналды.

Кадрәк – узган ел үзара салымны 500 сумнан җыйган бердәнбер авыл җирлегедер, мөгаен.

...Узган гасырның 90нчы ел башларында Кече Пургада туып-үскән удмурт егете армиядән кайтканда хәбәрсез югалган дигән хәбәр Әгерҗегә дә яшен тизлегендә килеп ирешкән иде.

Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларның – Бердәм, тугызынчыларның төп дәүләт имтиханнарына әзерләнү вакытының кызган чоры.

Иж-Бубыйдан Эльмира Мәннапова, 2нче мәктәптән Фәридә Әшрәфҗанова, 4нче мәктәптән Елена Кондрашина, Әлфия Заһретдинова, 3нче мәктәптән Альбина Гәрәева, Кристина Коробейникова, Тирсәдән Гөлнур Тукманова, 1нче гимназиядән Рамилә Әлмөхәммәтова районда “Ел укытучысы“ бәйгесенең финалында катнаштылар. 

Шаккатыра белә торган гаилә бу. Кадыбашта яшәүче ҖӘЛӘЕВләр турында әйтүебез. Алар хакында тырыш дию генә аз, үҗәтләнеп максатка омтылу да бар монда. Шул ук вакытта бик гади дә була беләләр. Шулай итеп, бүген без Җәләевләрдә кунакта...

Яңа Эсләк авылында яшәүче Галия апа СИБГАТУЛЛИНА 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазановны ишегалдына ук чыгып каршы алды. Тугызынчы дистәне вакласа да, Галия апаның елларга бирешмәвенә, җил-җил атлап йөрүенә сокланып куйдык.

 

Мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруына кагылышлы хәл республикада да, безнең районда да катлаулы булып кала бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International